Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында күп балалы гаиләдә кунакта булды һәм икмәк-күмәч производствосын карады

11.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иртән Кукмара муниципаль районына эш сәфәрендә булды. 

Анда ул Кукмара муниципаль районы Советының 2019 ел нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары мәсьәләсенә багышланган утырышында катнашырга ниятли. 

Башта Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча төзегән 21 фатирлы йортны карады. 

Рөстәм Миңнехановны Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев озата йөрде. Күп фатирлы торак йорт Гафиятуллин урамында урнашкан. Инвесторы - Дәүләт торак фонды, генераль подрядчысы - "Домострой" ҖЧҖ, фатирлар мәйданы - 821,6 кв. метр. 

Әлеге йортта фатирларны социаль ипотека программасы буенча ятим балалар, күп балалы гаиләләр алды. 

Рөстәм Миңнеханов Шәфыйковлар гаиләсендә кунак булды. 

Шәфыйковлар алты бала тәрбияли, олы балалары бәлигъ булган инңе, иң кечесе беренче сыйныфта укый. Гаилә "Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча яңа фатирлы булды. 

Рөстәм Миңнеханов белән кунакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кунак булдылар. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов шәхси эшкуар Рамазан Касыймхан улы Юнысовның производство комплексында булды. Предприятие күп төрле икмәк-күмәчләр җитештерә. Рөстәм Миңнеханов цехны карады, продукциянең сыйфатын бәяләде. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм башкалар озата йөрде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.