Рөстәм Миңнеханов социаль-икътисадый үсеш йомгаклары буенча Кукмара муниципаль районы Советы утырышында катнашты

11.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары буенча Кукмара муниципаль районы Советы утырышында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының социаль ипотека программасы буенча төзелгән 21 фатирлы торак йортны карап чыкты, шулай ук ипи-күмәч җитештерүе белән танышты («Юнусов Р.К.» ИП).

Утырышта хисап нотыгы белән Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев чыгыш ясады.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта 2019 елның төп йомгакларына тукталды. Республика гадәттәгечә Россия Федерациясендә ҖТП күләме буенча алдынгы 7 урында (2 трлн 584,3 млрд сум; авыл хуҗалыгы буенча 4 нче урында (250,9 млрд сум) һәм төзелеш буенча да; сәнәгать җитештерүе буенча (2877 млрд сум), инвестицияләр күләме буенча һәм торак төзелеш буенча да 5 нче урында; ваклап сату буенча 7 нче урында.

Төяп җибәрелгән товарлар күләме 2019 елда 2 трлн 877 млрд сум тәшкил итә. 

Кукмара районы бу күрсәткеч буенча республикада 27 нче урында. 

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык өлеше ҖТП күләмендә ел йомгаклары буенча 26,1% булачак дип көтелә.

Кукмара районы икътисадында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 33% тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2020 елда республикада 50 программа гамәлгә ашырылачак – гомуми суммасы 48,3 млрд сум.

“Безнең ишегалды” программасы кысаларында 3 ел эчендә 6 меңләп ишегалды хуҗалыгы тәртипкә китереләчәк. Барлыгы 50 млрд сум тотылачак. Кукмара районында 2020 елда 4 ишегалды төзекләндереләчәк.  

2019 елда Кукмара районында сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча республика буенча 7 нче урында.   

Моннан тыш, 2020 ел Татарстанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Төп юбилей чаралары 27 майда (ТАССР игълан иткән көн), 25 июньдә (ТАССР төзелгән көн) һәм 30 августта (Татарстан көне) узачак.

2020 елның октябрендә тагын бер әһәмиятле вакыйга – Бөтенроссия халык санын исәпкә алу булачак. Җирле үзидарә органнарына зур җаваплылык йөкләнә.

Рөстәм Миңнеханов Кукмара районының тәүлегенә сөт савып алу буенча рекорд куйган авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.