Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә эш өчен яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды. Чара Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «ТР Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре республика үсешенә зур өлеш кертәләр. «Без үз эшебездә һәрвакыт муниципалитетларга һәм җирлекләргә таянабыз. Безнең республика Россия төбәкләре арасында лаеклы урын алып тора. Монда сезнең хезмәтегез өлеше зур. Көн саен сез гражданнарның мөһим проблемаларын хәл итәсез, территорияләр эшчәнлеген тәэмин итәсез», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, тапшырыла торган автомобильләр авыл җирлекләре җитәкчеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәргә тиеш. Ул хәбәр иткәнчә, 10 ел эчендә муниципаль берәмлекләр 2,3 мең яңа машина алган инде. «Бу автомобильләр сезнең катлаулы эшегездә, бигрәк тә пандемия вакытында ярдәм итәчәк. Урыннарда медицина хезмәткәрләрен, авырулар өчен дару препаратларын, мохтаҗ гражданнарга азык-төлек продуктларын китерүдә проблемалар булырга тиеш түгел", - дип өстәде Татарстан Президенты.
Муниципаль берәмлекләр вәкилләренә барлыгы 100 яңа автомобиль тапшырылды: 93 «Лада Нива» машиналары һәм 7 «Форд Транзит» микроавтобуслары.