Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашты.
«Корстон» комплексында Рөстәм Миңнеханов чыршы бәйрәменнән балалар теләкләре язылган открыткалар алды. Әйтик, 13 яшьлек Арслан синтезатор турында хыяллана, 14 яшьлек Адилә планшет турында, 7 яшьлек Егор "Молния Маккуин" зур машина турында, ә 15 яшьлек Роман хоккей өчен спорт сумкасы турында хыяллана.
Акция бүген «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе съезды кысаларында узды.
Акциягә Татарстанның муниципаль берәмлекләре башлыклары да кушылды. Яңа ел алдыннан балалар хыяллары тормышка ашачак – бу 60тан артык бала.
Әлеге һәйрия акциясе Татарстанда яңа елга кадәр барачак. Анда катнашырга һәм кемнедер бәхетлерәк итәргә мөмкин, шулай ук онлайн-проект – елкажеланий.рф сайты аша катнашырга мөмкин. Катнашуда мәҗбүри шарт - теләкне 2021 елның 28 февраленә кадәр үтәргә.
«Теләкләр чыршысы» акциясе 2014 елда Татарстанда доброволецлар инициативасы буларак старт алган - «Минем белән хыяллан» бөтенроссия хәйрия проекты. Акцияне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Быел ул Тула өлкәсеннән чын панданы кочакларга теләүче 10 яшьлек Александр Колесников хыялыннан һәм Кызыл мәйданга барырга, анда тимераякта шуарга һәм президентның эш урынын күрергә теләүче Чиләбе өлкәсеннән 9 яшьлек Дмитрий Ощепков хыялыннан башланды. Алар теләген Россия Президенты үтәргә сүз бирде.