Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2020 елгы эш йомгакларыга багышланган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Арбитраж суды бинасында узды (Казан, Ново-Песочная ур.).
Нотыклар белән Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе Максим Боровков, Идел буе округы Арбитраж суды рәисе урынбасары А.А. Хәйбулов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның 2020 елда Татарстан Республикасы Арбитраж суды эше йомгаклары буенча киңәшмәдә ясаган чыгышының тезислары:
2020 нче ел безнең барыбыз өчен дә җиңел булмады. Республикада федераль ярдәм аркасында санитар-эпидемиологик чикләүләрне кертүнең тискәре нәтиҗәләрен киметү өчен җитди чаралар күрелде. Без, икътисадның кискен начараюын булдырмыйча, барлык дәүләт программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә алдык.
Татарстанда икътисадны тотрыкландыру буенча башкарылган эш яхшы гына нәтиҗәләргә китерде: ҖРП 2 трлн 447 млрд. сум тәшкил итте (2019 елга карата 97,1%); 2 трлн. 721 млрд.сумлык продукция төяп озатылды; сәнәгать җитештерүе индексы – 96,4%; 2,68 млн. кв. м торак файдалануга тапшырылды (2019 ел дәрәҗәсенә карата 100,2%); авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 263 млрд. сумнан артып китте (2019 елга карата чагыштырма бәяләрдә 104%).
Республика программалары һәм милли проектлар кысаларында «Безнең ишегалды» программасы буенча бөтен республика буенча 64 млрд. сумлык 3800 объект корылды һәм ремонтланды, меңнән артык ишегалды тәртипкә китерелде.
Республиканың Арбитраж суды судьялары пандемия шартларында эшкуарлык һәм башка икътисадый эшчәнлек өлкәсендә бозылган хокукларны суд тарафыннан яклауны тәэмин иттеләр. Бу эшегез өчен рәхмәт сезгә.
Бизнес өчен ярдәм Россия Хөкүмәте тарафыннан бурычлыларның кайбер категорияләренә карата кредиторлар гаризасы буенча банкротлык турындагы эшләр кузгатуга тыю кертү булды.
Бу карар оешмалар һәм шәхси эшкуарларның банкротлыгы турындагы эшләр санын киметүгә ярдәм итте.
Әмма шул ук вакытта гражданнарның банкротлыгы турындагы эшләр саны арткан. Мондый гаризаларның ел саен артуы безне, һичшиксез, сагайта, чөнки бу процедурадан аерым тискәре нәтиҗәләргә карамастан, тенденциягә әверелә.
Федераль закон чыгаручы гражданнарның узган елның сентябреннән судтан тыш тәртиптә бөлгенлеккә төшүе мөмкинлеген кертте. Бу арбитраж судлар судьяларына йөкләнешне киметергә тиеш.
Суд тәҗрибәсе иҗтимагый мөнәсәбәтләрне, шул исәптән икътисадый өлкәдә дә, формалаштыруга һәм үстерүгә зур йогынты ясый. Судларның хокукый нормаларны кулланудагы бердәмлеген тәэмин итү – эшкуарлык өлкәсендәге мөнәсәбәтләрнең тотрыклылыгын һәм алдан фаразлануын тәэмин итү.
Республиканың Арбитраж суды беренчеләрдән булып медиация процедурасын гамәлгә кертте. Бәхәсне тыныч итеп җайга салу нәтиҗәле партнерлык мөнәсәбәтләрен һәм эшлекле аралашу культурасын үстерүгә юнәлдерелгән. Бәхәсләрне хәл итүнең әлеге коралын аны киң тарату өчен пропагандаларга кирәк.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Үз вазыйфаларыгызны намус белән башкаруыгыз һәм бозылган хокукларны һәм законлы мәнфәгатьләрне яклауда принципиальлегегез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Бүген безнең алда яңа бурычлар тора, алар дәүләт хакимияте органнары һәм судьялар бергәлегенең алга таба конструктив эшен таләп итә. Барыгызга да бу юнәлештә уңышлар телим.
Соңыннан Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатлары тапшырылды.