Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда гадәттәгечә талантлы яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә

26.02.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Перспектива» концепциясен гамәлгә ашыру буенча Ведомствоара координацияләү советы – «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча республика үзәгенең Попечительләр советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева да катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм юнәлешләре буенча идарә җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Президентының «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясен үстерүнең милли максатлары турында»гы Указы белән талантларны өстенлекле рәвештә үстерү һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр билгеләнгән иде. «Татарстанда гадәттәгечә талантлы яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Икътисадый вәзгыятькә карамастан, без бу юнәлештә актив эш алып барабыз", - диде ул.

Президент ассызыклаганча, юнәлешле дәүләт программалары кысаларында интеллектуаль, спорт һәм иҗади сәләтле мәктәп укучыларын, студентларны, яшь галимнәрне һәм белгечләрне ачыклауга, үстерүгә һәм эшкә урнаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә.

Рөстәм Миңнеханов 2019 елда Татарстан белән «Талант һәм уңыш» фонды арасында килешү имзалануын, аның кысаларында Сәләтлеләр университеты базасында «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәге төзелүенә игътибар юнәлтте.

«Сириус» республика үзәге фән, сәнгать, спорт юнәлешләре буенча 14-21 көнгә кадәр барган профильле интенсив программалар, шулай ук дистанцион һәм түгәрәк программалары уздыра. Профильле һәм башка программаларны эшләүчеләр – Татарстан Республикасының әйдәп баручы галимнәре, педагоглар, тренерлар, мәгариф оешмалары укытучылары. 2020 елда «Сириус» үзәгенең барлык программалары буенча 12 мең 826 укучы белем алган.

2020 елда республиканың алдынгы югары уку йортлары белән хезмәттәшлектә «Сириус» («Яңа материаллар һәм технологияләр», «Нейробиология», «Техноген экотоксикантлар», «АПКны автоматлаштыру һәм роботлаштыру», «Компьютер модельләштерү һәм ясалма интеллект», «Полифункциональ тоташмаларның юнәлешле синтезы», «Җирне дистанцион зондлау һәм спутник төзелеше» һ.б. буенча) республика үзәгенең лаборатория корпусы җиһазланды. Һәр лабораториягә республиканың әйдәп баручы югары уку йортларыннан берсе булган фәнни җитәкче беркетелә. Лабораторияләрнең фәнни коллективы һәм аларның матди-техник тәэмин ителеше дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни тикшеренүләрне, шулай ук Татарстан икътисадының реаль секторы бурычларын хәл итү өчен кирәкле проект эшләрен гамәлгә ашыру өчен югары потенциалга ия.

Алга таба үсеш планнарына килгәндә, 2021-2022 елларда «Сириус» республика үзәге эшчәнлегенең федераль индикаторлары нигезендә ел саен профильле, дистанцион программаларда һәм түгәрәкләрдә катнашучылар санын 25%ка арттыру планлаштырыла. Шулай ук мәктәп укучыларын фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә Татарстан Республикасының алдынгы галимнәре һәм бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлек итү аша җәлеп итү планлаштырыла.

Елена Шмелева билгеләп үткәнчә, Татарстан иҗади мохит булдыру өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия, ул балаларның талантларын ачуга ярдәм итә. "Балага үз талантыңны ачу һәм командада эшләргә өйрәнү өчен яңа мохит булдырырга кирәк. Республика тиешле киңлекләрне системалы рәвештә үстерә. Сезне "Сириус" республика мәйданчыгын үстерүнең законлы этабы белән котлыйм. Сезнең планнарыгыз бик күп һәм без аларга ярдәм итәргә әзер. Бүген без яңа үзәкләрне гамәлгә кертәбез, һәм сез дә шулай ук бу хәрәкәткә килеп кушылган төбәкләргә дә ярдәм итәрсез дип өметләнәбез», - дип өстәде Елена Шмелева.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.