Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов плей-офф башланыр алдыннан Казанның «Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелеге, тренерлар штабы һәм уенчылары белән традицион очрашу уздырды. Очрашу «Татнефть Арена»да узды.
Рөстәм Миңнеханов команданы Көнчыгыш Конференциясендә беренче урынны яулаулары белән котлады. «Без команда белән горурланабыз. Сез Россия хоккеен һәм безнең республиканы данлыйсыз», - диде Президент.
Ул команданың плей-офф стадиясенә яхшы формада килүен билгеләп үтте. "Без чемпионатны лаеклы уздык, яхшы уен күрсәттек. Алда – плей-офф. Сезнең составыгыз бик яхшы, уйнарлык. Без барыбыз да команданың уңышлы чыгыш ясавына ышанабыз. Нинди нәтиҗә булуына карамастан, без сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез. Сезгә барлык уеннарда да имгәнүләрсез уйнавыгызны телим», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Ак Барс» ХК президенты Наил Маһанов команданың плей-оффка тулысынча әзер булуын билгеләп үтте. «Быел татарстанлыларга һәм «Ак Барс» җанатарларына бәйрәм хисен кайтару мөһим. Хәзер безгә моның өчен нибары 16 җиңү кирәк. Безнең команда моны башкарып чыгар дип саныйбыз», - дип өстәде ул.
Аннары команда капитаны Данис Зарипов Рөстәм Миңнехановка клубның эмблемасы төшерелгән свитер бүләк итте.
«Ак Барс» плей-оффта Түбән Новгородның «Торпедо» командасына каршы үз кырында ике уен белән чыгыш ясый башлаячак. Беренче уен «Татнефть арена» бозында 3 мартта узачак.