“Ничек балага җәберләү корбаны булмаска” актуаль тема хакында туры эфирда фикер алышачаклар

13.04.2021

“Ничек балага җәберләү корбаны булмаска” актуаль тема хакында иртәгә, 2021 елның 14 апрелендә, ютуб-каналда фикер алышачаклар.

Бу чараны туры эфирда трансляцияләү оештырылачак.

Модераторы: ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары,  Республика балигъ булмаган яшьләр эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Спикер: Татарстан республикасының “Мәгарифне үстерү институты”ның фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира.

Эксперт: “Ышаныч” балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенең “Сердәш” психологик-педагогик ярдәм бүлеге җитәкчесе Сабирова Наталья.

Башлана – 13:00 сәг.

“Кайнар линия” телефоны: (843) 294 96 10

 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте