Рөстәм Миңнеханов цифрлаштыру буенча өстенлекле проектларны карау буенча комиссия утырышын уздырды

19.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда гамәлгә ашырылырга планлаштырылган цифрлаштыру буенча өстенлекле проектларны карау буенча комиссия утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, цифрлы трансформациянең 2030 елга кадәр ил үсешенең биш илкүләм максатларының берсе итеп билгеләнүен искәртте. Цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә гражданнарыбызның тормыш шартларын тамырдан яхшырту һәм дәүләт белән бизнес арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру булырга тиеш, диде ул.

"Цифрлаштыруның төп бурычы – гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, дәүләт хакимияте органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру. Бу линияне төгәл үтәргә кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген кайбер проектлар республикада гамәлгә ашырыла инде. Шулай итеп, Сбербанк белән берлектә сынау проекты эшләтеп җибәрелде. «Ак Барс» банкы шулай ук цифрлы платформа эшли. Бүген безгә министрлыклар тарафыннан тәкъдим ителгән проектларны комиссия тарафыннан карарга һәм алга таба эшләү өчен өстенлекләрне билгеләргә кирәк".

Татарстан Республикасын цифрлаштыру һәм гамәлгә ашыру планлаштырыла торган беренче чираттагы проектлар турында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

Алга таба мәгариф системасын модернизацияләү, ТР төзелеш комплексы системасын модернизацияләү проектлары, «мәдәни продукт»ны алга этәрү өчен инструментлар һәм чишелешләр буенча проект, балаларның җәйге ялын оештыру системасын булдыру проекты тәкъдим ителде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.