Рөстәм Миңнеханов Россия студентлар спорт клублары ассоциациясе рәисе Елена Исинбаева белән очрашты

19.05.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия студентлар спорт клублары ассоциациясе рәисе Елена Исинбаева белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды, анда шулай ук ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, «Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты» ЮҺБ ФДБМУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов һәм башкалар катнашты.

Россия ассоциациясенең һәм Татарстан Республикасының студентлар спорт менеджерлары өчен стажировкалар буенча уртак белем бирү проектын гамәлгә ашыру, Казанда спорт яшьләр фестивальләре уздыру һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда «АССК. Фест-2021» (18 майдан 22 майга кадәр) Халыкара фестивале уза, ул Россия югары һәм урта махсус уку йортларының 2 меңнән артык студентын берләштерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.