Махсус туры эфир барышында психотерапевт стресс вакытында бала белән ничек сөйләшергә кирәклеге турында ата-аналарга киңәшләр бирде

17.05.2021

Бүген Рәсми Татарстан сайтында экспертлар катнашында “Кайгы килгәндә туганнарга һәм дусларга ничек ярдәм итәргә (әти-әниләр өчен киңәшләр)” темасына туры эфир узды.

Очрашуның модераторлары – ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.

Эксперт буларак КДМАнең психотерапия һәм наркология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Марина Белоусова катнашты.

“Без Республика балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе ярдәме белән уза торган эфирлар сериясен дәвам итәбез. Әлбәттә, бүген психологик ярдәм барысына да кирәк: өлкәннәргә дә, балаларга да. Без психоэмциональ хәлебез белән бәйле авырлыкларны бары тик бергә генә җиңә алачакбыз. Бу очракта һәрвакыт белгеч консультациясе кирәк. Без бүген балаларга ярдәм, авыр тормыш хәлендә калган бала белән үзеңне ничек тоту турында сөйлибез”, - диде Ләйлә Фазлыева.

Марина Белоусова стресс вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында әти-әниләргә киңәшләр бирде. Кайгы кичергән балаларны, тәртипләре начар якка үзгәргән өчен гаепләргә кирәкми.  Сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Балалар белән аралашырга кирәк. Әти-әниләр белән аралашу балалар өчен авыр булса, психологка мөрәҗәгать итәргә яисә ышаныч телефонына шалтыратырга кирәк.


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары файдаланылды.