Рәсми Татарстан сайтында «Россия һәм Үзәк Азия яңа дөнья өндәүләре алдыннан – киләчәккә уртак юл» темасына «Валдай» дискуссия клубы ачылуның һәм утырышының онлайн трансляциясе оештырылачак.
Утырыш «Валдай» халыкара дискуссия клубының (20-21 май) Үзәк Азия конференциясе кысаларында узачак.
Исегезгә төшерәбез, чарада асылда барлык катнашучылар, спикерлар, чакырылган кунаклар шәхсән катнашачак. Утырыш урыны итеп Татарстан Республикасы Милли китапханәсе билгеләнде.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
Трансляция 2021 елның 20 маенда 10.00 сәгатьтә башлана.
Утырыш программасы белән «Валдай» клубы сайтында танышырга мөмкин. https://ru.valdaiclub.com/events/posts/articles/programma-tsentralnoaziatskoy-konferentsii-kluba-valday/