Рөстәм Миңнеханов Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуда өлеш керткәннәргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.07.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Богородица монастыренең Казан Изге Ана иконасы соборын торгызуга керткәннәргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасы ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу тарихи вакыйга булды. "Чарада катнашучылар саны һәм вәкиллекнең югары дәрәҗәсе без тормышка ашырган проектның мөһимлеген, республикада дәүләт-дини хезмәттәшлекне үстерү сәясәтенең нәтиҗәлелеген тануны, диниара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга курсның дөреслеген күрсәтә. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең барлык нормаларын үтәп узган әлеге вакыйга патриарх Кирилл тарафыннан югары бәяләнде һәм безнең гражданнар да аны бик уңай кабул итте», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Бу – биш еллык тырыш хезмәт нәтиҗәсе, җәмгыять, хакимият һәм бизнес хезмәттәшлеге нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Сезнең һәркайсыгыз бөтенроссия изге урыннарны торгызу буенча гомумхалык изге эшенә шәхсән өлеш керттегез», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевнең ролен аерым билгеләп үтте. «Сез беренче минуттан ук процесска кереп киттегез, бу масштаблы эшкә җитәкчелек иттегез», - диде ТР Президенты.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов вакытсыз гомере өзелгән митрополит Феофан соборын торгызудагы шәхси өлешен югары бәяләде.

Аннары бүләкләү тантанасы булды. Минтимер Шәймиев Татарстан Президентының Рәхмәт хатына лаек булды. «Без яхшы традицияне дәвам итәбез: матди һәм рухи мирасны торгызуга кагылышлы барлык указлар да күп милләтле һәм күп динле республика мәнфәгатьләрен истә тота. Әлеге генераль линия халык тарафыннан хупланган һәм җәмгыятьтә татулыкка ярдәм итә. Бу – рухи яңарыш процессы», - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Рөстәм Миңнеханов «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медален «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Тимур Алишевка һәм «Татинвестгражданпроект» ДУП архитекторы Татьяна Ксенофонтовага тапшырды. Шулай ук Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, бизнес вәкилләре, төзүчеләр, рәссамнар һәм чиркәү сәнгате белгечләре алды.

Владыка Кирилл республика җитәкчелегенә, хәйриячеләргә һәм храмны торгызуда актив катнашканнарга рәхмәт белдерде. Аннары ул Рус Православие Чиркәвенең бүләкләрен тапшырды.