Рөстәм Миңнеханов Идел Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

26.07.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында 2022 елда Идел Болгары дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде. Видеоэлемтә режимында узган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Хөснуллин Идел Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү зур мәдәни һәм социаль әһәмияткә ия, дип ассызыклады. «Владимир Владимирович Путин күп тапкырлар конфессияара һәм милләтара диалогның мөһимлеген билгеләп үтте, һәм конфессияара тынычлык традицияләре безнең байлыгыбыз булуына игътибар итте. Башка традицион диннәр белән беррәттән Ислам милләтара татулыкны, дәүләт һәм милләтнең тотрыклы үсешен саклап калуга бәяләп бетергесез өлеш кертә», - диде Россия вице-премьеры.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Идел Болгары тарихы Россия тарихының һәм илебезне яшәүче халыкларның аерылгысыз өлеше булып тора. 922 ел вакыйгасы Идел Болгарын дипломатик тану һәм халыкара мәдәни һәм сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерүдә мөһим роль уйный.

«Ислам динен ирекле нигездә кабул итү татарларның һәм Россиянең башка халыкларының милли тәңгәллеген формалаштыруда мөһим факторларның берсе булды. Безнең өчен бу юбилей датасы гына түгел, ә халыкның тормыш юлын билгеләгән әби-бабаларыбызга хөрмәт күрсәтү дә. Россиядә Ислам уникаль һәм күпмилләтле мәдәниятнең мөһим состав өлешләреннән берсе булды», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мөселманнар, православие динендәгеләр һәм башка традицион дин вәкилләре тату һәм дус яшиләр. 21 июльдә Казанда Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү һәм изге Патриарх Кирилл мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлау – шуңа ачык мисал.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, тантаналы датага әзерлек кысаларында шактый эш башкарылган. Тәкъдим ителгән чаралар планы күп кенә актуаль мәсьәләләргә кагыла. Планлаштырылган чараларның кайберләре гомумфедераль әһәмияткә генә түгел, ә халыкара әһәмияткә дә ия. Алар арасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге катнашында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты. Казанда узачак ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе кысаларында Россия мөселманнарының бай дини мирасы потенциалын ачу, Ислам дөньясында илнең дәрәҗәсен һәм абруен күтәрү чаралары хезмәт итәчәк.

«Болар барысы да дөнья җәмәгатьчелегенә Россиянең инсани үсешенең уникальлеген, Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләрнең тыгыз үрелеп баруын, диниара гармонияле бәйләнешне күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан кертелгән чаралар планы проектын хуплады: «Ул, тулаем алганда, юбилейга әзерлек һәм аны уздыру максатларына һәм бурычларына туры килә. Анда Гомумроссия әһәмиятенә ия булган безнең тарафтан кертелгән төп чаралар чагылдырылган».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда республика оештыру комитеты булдырылган һәм тиешле чаралар планы әзерләнгән. Аерым алганда, «Идел Болгары һәм Алтын Урда Ислам кабул итүнең инсани әһәмияте» халыкара форумын, «Мөселман археологиясе» конференциясен, мөселман белем бирү оешмалары арасында Ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча бөтенроссия олимпиадасын һәм башка күп кенә чараларны уздыру планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россиянең башка субъектларында истәлекле датаны бәйрәм итү буенча төбәк оештыру комитетларын булдыру идеясен хупларга, дини объектларны үзәкләштерелгән дини оешмаларга кире кайтару, шулай ук тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия мөселман ядкярләрен реставрацияләү мәсьәләләрен эшләргә тәкъдим итте.

«Ышанам ки, юбилей тантаналарын бергәләп әзерләү аларны иң югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирәчәк, илнең мөселман өммәтен һәм Россиянең күп милләтле халкын берләштерүгә хезмәт итәчәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев, үз чиратында, Россия Президентына һәм РФ Хөкүмәтенә мөселманнар өчен бу мөһим вакыйгага зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. «Бу чараны кабул иткән өчен рәхмәт. Безнең җәмгыять, бөтен ил өчен бу – рухиятне торгызу юлы. Без барыбыз да моңа мохтаҗ», - диде ул.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел – бөтенроссия масштабындагы вакыйга, дип игътибар итте. «Безгә бу бәйрәмне Татарстан белән генә чикләргә ярамый. Төбәк җитәкчеләрен үз чараларын эшләсеннәр өчен җәлеп итү бик мөһим. Бу халыкларны бик нык якынайтачак, чөнки әлеге мәсьәләләр кешеләрнең аннарына кагыла», - дип өстәде Минтимер Шәймиев.

Соңыннан Марат Хөснуллин чаралар планын нигез итеп кабул итәргә тәкъдим итте. Ул ике атна эчендә барлык тәкъдимнәрне дә кертергә, ә ай дәвамында финанс схемасын эшләп бетерергә кушты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.