Рөстәм Миңнеханов: Без күргән чаралар Covid-19га кагылышлы ситуацияне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә

31.07.2021

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Covid-19га кагылышлы агымдагы вәзгыять хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Президент билгеләп үткәнчә, Татарстанда коронавирус белән авыруның яңа очракларының тәүлеклек үсеш темпы 0,22% тәшкил итә. «Без күргән чаралар ситуацияне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Барыннан да элек, сүз Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәү турында бара. Шулай ук Эчке эшләр министрлыгы зур эш башкара», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ковидтан саклануның иң нәтиҗәле ысулы – вакцинация. Республикага 913 мең вакцина килгән. Бүгенге көндә 825 меңнән артык кеше прививка ясаткан. "Эшләр бара. Кичә тагын 12,5 мең кеше прививка ясаткан. Иң мөһиме – бездә җитәрлек күләмдә вакцина бар, 4 типтагы вакцина бар. Сайлап була.   Барлык вакциналар буенча нәтиҗәләр уңай», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Ул шулай ук, кешеләр вакцинациядән соң авырган очракларда авыру күпкә җиңелрәк уза, дип өстәде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев