Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларына оештырылган җәмәгать киңлекләрендә: паркларда, скверларда, яр буйларында, ремонтланган ишегалларында тәртипне җентекләп күзәтергә кушты. Югыйсә, киләсе елларда әлеге районнарга бу программаларны тормышка ашыру өчен акча бирелмәячәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова хәбәр иткәнчә, бүген республика халкыннан җәмәгать киңлекләрен тиешенчә карап тотмау турында шикаятьләр килә: җимерелгән фонарьлар һәм эскәмияләр, чистартылмаган чүп-чар, кече архитектура формаларын ремонтлау таләп ителә. Шулай ук татарстанлылар балалар мәйданчыкларындагы эшләмәүче бәдрәфләргә һәм травма куркынычы тудыручы элементларга да игътибар иттеләр.
Урыннардагы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов җәй ахырына – Республика көненә кадәр – барлык җәмәгать киңлекләрен тиешле хәлгә китерергә кушты. Ул билгеләп үткәнчә, объектларның торышын тиешенчә күзәтмәгән районнар һәм шәһәрләр киләчәктә бу максатларга акча алмаячак. Шулай ук әлеге муниципалитетлар «Безнең ишегалды» программасына эләкмәскә мөмкин.
«Ничек шулай була инде? Мин аптырашта. Димәк, сезнең моңа игътибарыгыз җитми, сезгә бу кызык түгел һәм кирәк тә түгел. Сез кешеләрегезнең кайда ял итүенә, кайда баруларына битараф. Без бу проектларга зур акчалар тотабыз, һәр объектка сөенәбез. Аларны тәртиптә тотарга кирәк. Бу соңыннан ремонтлаудан арзанрак чыга», - дип ассызыклады ТР Президенты.
2015 елдан 2020 елга кадәр республикада гомуми суммасы 14,6 млрд.сум булган 443 объект төзекләндерелгән. 2021 елда тагын 69 җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла.