Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЭкоНива» аграр холдингы президенты Штефан Дюрром белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, «ЭкоНива» Бөгелмә районы территориясендә сөт комплексы төзелешен алып бара. Очрашу барышында яклар инвестпроектны гамәлгә ашыруның агымдагы барышы турында фикер алыштылар.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты.