Рөстәм Миңнеханов нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

05.09.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Кадерле ветераннар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм Татарстан өчен аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки нефть чыгару 75 ел дәвамында республика икътисадының төп тармакларының берсе булды һәм шулай булып кала да.

Бу көнне мин, барыннан да элек, тармак ветераннарына, катлаулы шартларда республикада нефть җитештерүчеләргә, киләчәк буыннар уңышларына һәм казанышларына нигез салучыларга рәхмәт белдерәсем килә.

Бүген нефтьчеләр «кара алтын» чыгарып кына калмыйча, башка юнәлешләрне дә актив үстерәләр: нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, мәгълүмат технологияләре. Сезнең Татарстанның социаль өлкәсенә, гражданнар тормышы өчен уңайлы мохит булдыруга керткән өлешегез дә бик зур.

Нефть-газ тармагы хезмәткәрләре – үз эшләрен чын күңелдән яратучы югары квалификацияле профессионаллар. Татарстан нефтьчеләре катлаулы бурычларны хәл итү, иң кыю һәм амбициоз проектларны гамәлгә ашыруну булдыра алуларын бер генә тапкыр исбатламадылар. Һәм мин ышанам ки, алда да республиканың нефть-газ тармагының яңа җиңүләре күп булачак.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренә чын күңелдән яңа хезмәт казанышлары, нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.