Татарстан Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Казан дәүләт техник университетының фәнни-тикшеренү уку үзәге тулай торагын карадылар

04.09.2021

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Әлмәт дәүләт нефть институты фәнни-тикшеренү уку үзәгенең тулай торагында булдылар.

Торак объектны карау барышында Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, яңа тулай торак – Әлмәт дәүләт институты һәм «ТатНИПИнефть» институты базасында «Татнефть» компаниясе тарафыннан төзелә торган югары нефть мәктәбе кампусын булдыруның беренче этабы. Кампусның гомуми мәйданы 20 гектар тәшкил итәчәк. Ул 2 тулай торак, лаборатория-тикшеренү корпусы, укыту-лаборатория һәм офис корпусы, спорт корпусы, җир асты парковкасы, мәдәни үзәк, торак кварталлар, котельныйны үз эченә алачак.

2021 елның мартында студентлар һәм укытучылар өчен 708 урынга исәпләнгән тулай торакның 2 корпусы файдалануга тапшырылган. Бүгенге көндә алар икесе дә студентлар карамагында.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев укыту-лаборатория һәм офис корпуслары, балалар бакчасы булган беренче йорт төзелешенең барышы белән таныштылар.

Кунакларга шулай ук «Татнефть»нең һәм Иннополис университетының уртак эшләнмәләрен: химик-аналитик лабораторияләр өчен робототехника комплексын, цифрлы керносаклагычка керү мөмкинлеген тәэмин итә торган пилотсыз роботны һәм мобиль кушымтаны күрсәттеләр.

Ә урамда «А2И» фәнни-тикшеренү үзәгенең «Күп функцияле цифрлы «Акыллы багана» эшләнмәсе тәкъдим ителде. «Татнефть-Пресскомпозит» предприятиесендә җитештерелгән пыяла пластиктан ясалган конструкция һаваның сыйфатын һәм чисталыгын мониторинглау датчиклары, тышкы күзәтү камералары, хәвеф төймәсе, WiFi-роутер белән җиһазландырылган. Киләчәктә мондый баганалар «акыллы шәһәр» инфраструктурасының мөһим өлеше булырга мөмкин.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.