Рөстәм Миңнеханов «Бакчачы көне-2021» авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

04.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында «Бакчачы көне-2021» авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Президент ярминкә мәйданчыгын һәм агросәнәгать паркының сәүдә павильоннарын карады, авыл хуҗалыгы товарлары ассортименты белән танышты, бакчачылар белән аралашты. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Югары Ослан, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнары үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген республикада 1 миллионнан артык җиләк-җимеш бакчасы һәм яшелчә бакчасы исәпләнә. «Барыгызны да Бакчачы көне белән котлыйсым килә. Безнең өчен бакча ширкәтләре бик мөһим. 5 ел дәвамында без бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итү программасын гамәлгә ашырабыз. Бу – килү юллары, су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар оештыру. Бу максатларга республика бюджетыннан 2,7 млрд. сум бүлеп бирелгән. Һәм без бу программаны дәвам итәргә планлаштырабыз", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Бүгенге көндә республиканың 23 районында 950 коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәте эшли. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 30 мең гектар җиргә 376 мең бакча участогы теркәлгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.