Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика агросәнәгать комплексы икътисадын үстерүне тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, икътисадта азык-төлек продукциясен җитештерүне исәпкә алып, агросәнәгать комплексының чагыштырма зурлыгы 8,2% тәшкил итә. Агымдагы елның 6 аенда авыл хуҗалыгы продукциясе күләме якынча бәяләүләр буенча 101,2 млрд. сум тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 99,1%. 114,8 млрд. сумлык азык-төлек продуктлары төяп җибәрелгән. Җитештерү индексы 108,3% тәшкил итә.
Министр билгеләп үткәнчә, тармак өчен ел уңайсыз килде: 42 муниципаль район гадәттән тыш хәлдән зыян күргән дип танылган. Яз көне 77 мең га мәйданда көзге культураларның һәлак булуы теркәлгән, бу чәчүлекләрнең 14%ын тәшкил итә. Һәлак булган мәйданнарда сабан культуралары чәчелгән.
Ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 18,3%ка кимер дип фаразлана, җитештерү индексы 81,7% дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Игенчелектә – 65,2%, терлекчелектә – 99,2%.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, вәзгыять бәяләрнең диспаритеты белән катлаулана. Энергия чыганаклары, чит ил җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү, запас частьләр, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар кыйммәтләнгән. Болар барысы да продукциянең үзкыйммәтен арттыруга җитди йогынты ясаый. Шулай ук быел азык өстәмәләренә бәяләр 80%ка кадәр арткан.
Металл продукциясенә һәм төзелеш-монтаж эшләренә бәяләр арту сәбәпле, төп капиталга планлаштырылган инвестицияләр кимү аерым куркыныч дип фаразлана. Ел ахырына кадәр 15,5 мең башка исәпләнгән сөт юнәлешендәге 17 инвестпроектны гамәлгә кертү планлаштырыла.
Хәл хуҗалыкларның аккредитацияләнгән булуы белән дә катлаулана. Агымдагы датага банклар алдында бурыч – 49 млрд.сум, лизинг йөкләмәләре буенча – 9 млрд. сум тәшкил итә. Кредит оешмалары белән киңәшмәләр үткәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча хуҗалыкларга ярдәм итү буенча төрле чаралар әзерләнгән.
ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды, финанс йөкләнешен киметү өчен, ярдәм чарасы буларак, «Корылык» микрозаймы 3тән 24 айга кадәр 4,5%ка кадәр ташламалы ставка буенча корылык нәтиҗәләрен бетерүгә 3 меңнән алып 5 млн сумга кадәр субсидия бирә. Шулай ук микрозаймнарны килешүләрнең гамәлдә булу вакытын 2 елдан 5 елга кадәр озайту рәвешендә реструктуризацияләү каралган. Хәзерге вакытта фондка ярдәм чаралары сорап 5 муниципаль районның авыл хуҗалыгы оешмалары мөрәҗәгать итте.
Айлык хезмәт хакын арттыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. 2021 елның июль башына уртача хезмәт хакы 30 мең 138 сум тәшкил иткән, ул 15%ка арткан. Уртача хезмәт хакын арттыру бурычын тормышка ашыру өчен хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән чаралар тормышка ашырыла.
Узган елның март аеннан башлап министрлык тармакның эре һәм социаль әһәмиятле (система барлыкка китерүче) оешмаларының финанс-икътисадый торышына даими мониторинг үткәрә. Мониторинг нәтиҗәләре буенча бүгенге көндә барлык 34 предприятие дә уңай динамиканы күрсәтә, 6 айда акчалата керем күләме якынча 56 млрд. сум тәшкил итә.
Халыкның эшлекле активлыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне үстерү өчен грант ярдәме бүлеп бирелә. Моннан тыш, башка ярдәм чаралары комплексы гамәлгә ашырыла.