Рөстәм Миңнеханов: Ростех – Татарстанның стратегик партнеры

17.09.2021

Бүген Зеленодольскта POZISның яңа логистик үзәге мәйданчыгында Татарстан Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе арасындагы Хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссиянең икенче утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов катнашты.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ростех – Татарстанның стратегик партнеры. Бүген корпорация илдә алдынгы позицияләрне алып торучы предприятиеләрне берләштерә: КАМАЗ, Казан вертолетлар заводы, POZIS һәм башкалар.

«Без Ростех җитәкчелеге белән күптәннән һәм аңлашып эшлибез. Әмма сораулар бик зур һәм без махсус комиссия төзү турында килештек. Очрашулар һәр квартал саен, чиратлашып Мәскәү һәм Казанда уздырыла. Бүген без авиатөзелеш, вертолетлар төзелеше, POZIS җитештерүен алга таба үстерү, Казан авиация заводын яңарту, дары заводын чимал белән тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне җентекләп карадык», - диде ТР Президенты.

Кадрлар әзерләү утырышның тагын бер мөһим темасы булды. «Бүген белгечләр, хезмәт ресурслары мәсьәләсе кискен тора. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен без махсус уку үзәге булдыру турында фикер алышабыз», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Утырыш барышында Ростех оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре һәм чит ил инвесторлары өчен бизнес шартларын тигезләргә тәкъдим итте. «Без оборона комплексы предприятиеләре өчен бертөрле шартлар булдыру тәкъдиме белән РФ Хөкүмәтенә хатлар әзерләячәкбез, алар үз производствосын диверсификацияләү буенча ил Президентының йөкләмәсен үтәргә тиеш. Бу – шактый катлаулы процесс. Моннан тыш, базарга да эләгергә кирәк. POZIS моның белән 20 ел шөгыльләнә һәм хәзер алар продукциясенә Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ бар дип әйтә ала», - диде Сергей Чемезов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.