Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводында булдылар

17.09.2021

Бүген «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов Казанга эш сәфәренә килде.

Эш сәфәре кысаларында Сергей Чемезов «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводында булды. Аннары ул Зеленодольскка барачак, анда логистик үзәк ачу һәм медицина техникасы чыгарылуга 20 ел тулу уңаеннан уздырылучы чараларда катнашачак, шулай ук «Серго ис. Завод» җитештерү берләшмәсе» АҖгә (ПОЗИС) барачак.

Ростехнадзор башлыгы, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, С.П. Горбунов ис. КАЗның җитештерү мәйданчыклары белән, дәүләт оборона заказы кысаларында җитештерелгән продукция белән танышты.

«Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезовка шулай ук Ту-160 проектын гамәлгә ашыруның барышы, предприятиенең башка проектлары турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, С.П. Горбунов ис. КАЗның берничә җитештерү блогын реконструкцияләү һәм яңадан җиһазландыру эшләре алып барыла.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.