Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов Зеленодольскта POZIS эре логистик үзәген ачтылар

17.09.2021

Бүген Зеленодольскта POZIS компаниясе базасында эре логистик үзәк ачылды. Объектны ачу POZIS медицина техникасын чыгара башлауга 20 ел тулуга багышланды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов, «Технодинамика» холдингы генераль директоры Игорь Насенков һәм POZIS генераль директоры Радик Хәсәнов катнашты.

Үзәкнең куәте бер үк вакытта 40 мең берәмлеккә кадәр техника сакларга мөмкинлек бирә. Объект иң заманча җайланмалар белән җиһазландырылган: автоматлаштырылган линияләр һәм складка идарә итү процесслары кертелгән, логистика агымнары оптимальләштерелгән, бу хезмәт җитештерүчәнлеген 30%ка арттыра.

"POZIS – гасырдан артык тарихы булган предприятие. Бүген ул – медицина җиһазлары җитештерүче эре компания, үз продукциясен Россиядә һәм чит илләрдә сата. Ростех җитәкчелегенә заводка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Элегрәк ил Президенты Владимир Владимирович Путин 2030 елга оборона предприятиеләрендә граждан билгеләнешендәге продукция өлешен 50%ка кадәр җиткерергә кушты. POZIS бу мәсьәләне хәл итүдә лидерларның берсе булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Логистик үзәк проекты кыска вакыт эчендә гамәлгә ашырылган. Эшләр 2019 елның көзендә старт алган, ә 2020 елда ук бина төзелеше тәмамланган. 2021 елда объектны җиһазлау тәмамланган. Проектның бәясе 550 млн сумнан артык.

"POZIS – Ростех составында диверсификация лидерларының берсе. Бүгенге көндә гражданнар продукциясе өлеше 50%тан артып китә. Предприятие суыткыч техникасы җитештерә. Продукциянең якынча 20%ы экспортка чыгарыла. Яңа логистик үзәк булдыру – суыткыч җиһазларын җитештерүне үстерү программасының мөһим өлеше", - диде Ростех башлыгы.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов диверсификация программасын үстерү кысаларында POZIS суыткыч техникасының перспективалы үрнәкләре күргәзмәсен карадылар.

Белешмә өчен:

POZIS Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе – «Техмаш «ФҖК» АҖ идарәче оешмасы контурына керә. Россиядә көнкүреш һәм медицина суыткыч техникасын җитештерүче иң эре компания булып тора. Бүгенге көндә завод 115 база моделе һәм 650дән артык модификация җитештерә. 2021 елның 8 аенда предприятиедә суыткыч җиһазларын җитештерү үсеше 140%тан артык тәшкил иткән.

POZIS шулай ук Росздравнадзор таныклыклары булган медицина техникасының 160 модификациясен чыгара.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.