Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советын җитәкли

16.09.2021

«Туполев» ГАҖ Директорлар советы (Ростех дәүләт корпорациясенең «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ составында) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны үз рәисе итеп сайлады.

Бүген «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводында Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

«Ышанычыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә. «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы – безнең өчен  стратегик предприятие. Ышанам ки, БАК һәм Ростех хезмәттәшләре белән бергә без авиация комплексының Россия Федерациясе мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле эшен тәэмин итәчәкбез», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе генераль директоры Юрий Слюсарь, үз чиратында, «Туполев» ГАҖнең базасында стратегик авиация самолетларын эшләү һәм төзү буенча компетенцияләр тупланганлыгын, хәзер аеың зур күләмле эш башкаруын ассызыклады. «Төп көчләр Казан авиация заводында Ту-160ны серияле җитештерүне яңарту буенча масштаблы проектка юнәлдерелгән. Проект җитди инвестицияләр генә түгел, ә җитештерү кадрларын җәлеп итүне, хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре өчен шартлар тудыруны таләп итә. Заводта Татарстанның сигез меңнән артык кешесе эшли. Шуңа бәйле рәвештә безнең республика хакимияте белән хезмәттәшлек һәм төбәк җитәкчелегенең һәрьяклы ярдәме бик мөһим. Без Рөстәм Нургалиевичка Директорлар советы рәисе булырга ризалык биргәне өчен рәхмәтлебез», - дип ассызыклады Юрий Слюсарь.

Шулай ук Директорлар советы утырышында предприятиенең финанс-икътисадый эшчәнлеге, дәүләт заказы кысаларында агымдагы контрактларны үтәү һәм булачак дәүләт контрактларын үтәүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.

Элегрәк 2021 елда Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе предприятиеләре белән идарә итүне үзәкләштерү кысаларында «Туполев» ГАҖнең бердәм башкарма органы функцияләре «БАК»ка тапшырылган иде. Бу Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең корпоратив трансформациясенең бер өлеше булып тора, аның кысаларында кабатлаучы административ функцияләр төшереп калдырылгын иде, компетенцияләр һәм хезмәт күрсәтү буенча гомумкорпоратив үзәкләр булдыру, самолетлар төзү программаларын нәтиҗәлерәк гамәлгә ашыру өчен җитештерү мәйданчыклары кооперациясен киңәйтү үткәрелә. Шул ук вакытта абруйлы конструкторлык мәктәпләре үсешен дәвам итәчәк.

Белешмә өчен:

«Туполев» ГАҖ – ракета йөртүчеләрне һәм махсус билгеләнештәге самолетларны проектлау, җитештерү һәм сатудан соң тәэмин итү өлкәсендә әйдәп баручы Россия предприятиесе, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе стратегик һәм махсус авиация дивизионының төп предприятиесе С.П. Горбунов исем. Казан авиация заводы филиал буларак үз эченә ала.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.