Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы техник авыл хуҗалыгы культураларын җыю һәм сезонлы кыр эшләре турында сөйләде

25.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров техник авыл хуҗалыгы культураларын җыю һәм сезонлы агротехник чараларны гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, кырларда кайбер авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. Рапс – 3,6 мең га (мәйданның 3%ы), шикәр чөгендере – 27 мең га (53%), көнбагыш – 51,3 мең га (35%), бәрәңге – 1,4 мең га (37%), яшелчәләр – 1,0 мең га (47%), кукуруз – 15 мең га (8%) җыясы бар.

Көзге культуралар чәчү төгәлләнде. 480 мең га чәчелгән, ягъни фаразга карата 90%.

Туңга сөрү эшләре дәвам итә. Бүгенге көнгә 740 мең га мәйданда яисә эшкәртелгән мәйданнарның 53%ында тирән көпшәкләү үткәрелгән. Басуларда 1100дән артык агрегат эшли. Планлаштырылган 1,8 млн. гектарның 1,4 млн. гектары эшкәртелгән (79%). Министр туңга сөрүне 15 октябрьгә кадәр төгәлләргә өндәде.

Республиканың авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә терлек азыгы әзерләү ихтыяҗның 68%ка үтәлгән: 478 мең тонна печән, 1,8 млн тонна сенаж, 1,5 млн тонна силос. Узган еллардан калганны исәпкә алып, терлек азыгы белән тәэмин итү 89% тәшкил итә. Бүгенге көндә кукуруз мәйданнарының 92%ы җыеп алынган, бу өстәмә 184 мең тонна силос әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук Марат Җәббаров 11 сентябрьдә республика шәһәрләрендә башланган авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру турында кыскача сөйләде. Халыкта яшелчәгә, иткә, ашлыкка, шикәр комына ихтыяҗ зур. Ике ярминкә көне йомгаклары буенча 154 млн. сумлык продукция сатылган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.