Бүген Казан Кремлендә Татарстан Хөкүмәте һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ Директорлар советы рәисе Леонид Михельсон куйдылар.
Яклар Татарстанның икътисадый тотрыклылыгын үстерүгә һәм ныгытуга, төбәк территориясендә уңай инвестицион климат булдыруга юнәлтелгән көчләрне берләштерү турында килештеләр. Компания һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте уртак эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре арасында тотрыклы үсеш өлкәсендә хезмәттәшлек, шул исәптән парник газлары чыгаруны киметүгә һәм полимер калдыкларны җыю һәм эшкәртү системасын камилләштерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру; «СИБУР Холдинг» ГАҖ социаль инвестицияләр программасының төп юнәлешләре буенча хезмәттәшлек «Яхшы эшләр формуласы»; социаль өлкәдә хәйрия һәм спонсорлык ярдәме күрсәтү юлы белән халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен уңай шартлар тудыру; Татарстан территориясендә инвестицион, фәнни-техник һәм инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру; дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында уртак проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру; кече һәм урта предприятиеләр белән элемтәләрне үстерүгә һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыру; нефть, газ, химия һәм энергетика өлкәсендә заманча профессионаллар әзерләү.
Моннан тыш, СИБУР һәм «ТАИФ» берләшкән компания төзүнең ахыргы шартлары турында килешү төзеделәр, аның нәтиҗәсендә «СИБУР Холдинг» ГАҖ базасында Россиянең эре нефть, газ, химия компаниясе һәм дөньяда иң эре компанияләрнең берсе төзеләчәк. Килешүне ябу кысаларында ТАИФ акционерлары берләшкән компаниядә «ТАИФ» АҖнең 50%+1% акцияс урынына 15% күләмендә өлеш ала. Моннан тыш, берләшкән компаниянең интеграциясен тизләтү һәм операция һәм инвестиция эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында яклар ТАИФ акционерлары карамагында калган опционны компаниянең акцияләре пакетын вакытыннан алда гамәлгә ашыру турында килештеләр. СИБУРның алыш-бирешнең икенче өлешендә акчалата түләү буенча йөкләмәләре берничә биржа облигацияләре сериясен чыгару белән тәэмин ителәчәк. Шулай итеп, килешүне ябуга бәйле процедураларны тәмамлау өчен таләп ителгән берничә көн дәвамында берләшкән компания периметрында ТАИФ төркеменең нефть химиясе һәм энергетика предприятиеләреннән торган акцияләренең 100%ы берләштереләчәк.
Берләшкән компанияне булдыру Россиянең химия, нефть, газ, химия һәм нефть-газ тармаклары базарларында позициясен көчәйтергә, дөньякүләм базарларда илебез продукциясенең конкуренциягә сәләтен арттыру һәм җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру, сату процессларын камилләштерү һәм клиентлар сервисының сыйфатын иң яхшы дөнья практикалары белән чагыштырырлык дәрәҗәгә җиткерү исәбенә арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов кул кую тантанасыннан соң: «Вакыйга гадәти түгел. Бик зур алыш-биреш, дөнья дәрәҗәсендәге алыш-биреш. СИБУР һәрвакыт республиканың барлык мәсьәләләр буенча партнеры булды. Чимал белән тәэмин итү, технологияләр буенча эш, тәҗрибә уртаклашу оештырылган иде. Һәм, әлбәттә инде, зур, глобаль компания булдыру турында кабул ителгән карарбезнең тарафтан хупланды, ул алга таба үсешкә бәйле. Безнең компания өчен чимал базасы зәгыйфь иде, һәм бу мәсьәлә дщ хәл ителәчәк. Әлбәттә, алда зур проектлар тора, алар финанс ресурсларын да, чимал ресурсларын да таләп итә. Әмма иң мөһиме – базарда килешеп эшләү, бу бик мөһим: маржинальлек тә, һәм бу процесслар да җайга салына».
«Килешү, әйткәнебезчә,дөнья күләмендә. Дөньяда нефть, газ, химия бизнесында бишенче урынны алып торган компания төзелә. Без моңа күптән килдек, бу хакта күптән сөйләштек. Иң мөһиме, без үсешебезгә бертөрле карасак иде һәм максатлар бер үк төрле булсын иде», - диде «СИБУР Холдинг» ГАҖ Директорлар советы рәисе Леонид Михельсон.
Гамәлгә ашыру стадиясендә булган барлык инвестицион проектлар тәмамланганнан соң, берләштерелгән компания полиолефиннар һәм каучуклар җитештерү буенча 5 глобаль лидер арасына керәчәк. Берләшкән компаниянең инвестицион программасын тормышка ашыру химия чималы булмаган экспортның һәм импортны алыштыруның киләчәк үсешен тәэмин итәчәк, тотрыклы үсеш һәм экология мәсьәләләрен хәл итү өчен яңа мөмкинлекләр бирәчәк.