Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсендә булдылар

24.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсендә булдылар.

Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә уза.

«Татар китабының глобаль дөньясы» экспозициясе Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Күргәзмәнең һәр бүлеге татар китабын өч параметр буенча тасвирлый: бу халыкара абруй, глобаль элемтәләр һәм эчке төрлелеге. Күргәзмәдә яңа күргәзмә форматлары: мэппинг, пространство инсталляцияләре, радиотрансляцияләрдән аудио өзекләр һ.б. лар тәкъдим ителә.

Шулай ук төбәкнең XVII гасырдагы иң борынгы төрки-татар кулъязмаларының берсе тәкъдим ителгән, ул, өифрлы формат кулланып, кириллица стилендә бизәлгән. Традицион мөселман стилендәге кулъязмалар аеруча кызыксыну уята.

Беренче тапкыр Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларыннан уникаль кулъязмалар һәм сирәк китаплар тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев сирәк экспонатлар белән таныштылар, күргәзмәнең тулылыгын һәм бизәлешен бәяләделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.