Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Махсус Олимпиаданың Глобаль хәрәкәте вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, Махсус Олимпиаданың Глобаль хәрәкәте вәкилләре –Special Olympics International башкарма директоры Мэри Дэвис, хәрәкәтнең спорт директоры Лу Лория һәм Махсус Олимпиада юнәлеше җитәкчесе Дэвид Евангелиста – Казандагы Уеннарның спорт объектларын карадылар һәм 2022 елгы Бөтендөнья кышкы Олимпиадасына әзерлек буенча алдагы адымнар турында фикер алыштылар.
Делегациядә катнашучылар, Татарстан Спорт министрлыгы вәкилләре һәм Россия Махсус Олимпиадасы президенты Ольга Слуцкер белән бергә, фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча ярышлар узачак объектларда, Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексында, «Буревестник» стадионында булдылар. Катнашучылар шулай ук Универсиада Авылын – ярышларда катнашучыларны урнаштыру өчен төп локацияне карадылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән рәсми очрашу кысаларында Махсус Олимпиада вәкилләре 2022 елгы Бөтендөнья кышкы Уеннарын 2023 елга күчерү турында фикер алыштылар, менталь үзенчәлекләре булган атлетлар өчен куркынычсыз мохит тәэмин итү чаралары хакында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика өчен мондый Уеннарны уздыру – зур сынау. Ул Россиядә, Казанда Махсус Олимпиада ярышларын уздыруда күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.
Безнең өчен бу әһәмиятле вакыйга, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, төп бурычларның берсе – үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрнең потенциалын максималь рәвештә ачу.
Мэри Дэвис ярышлар Махсус Олимпиадада катнашачак барлык илләргә дә йогынты ясаячагына ышаныч белдерде. Без бу вакыйганың башлануын, сезнең белән бергә уңайлы мохит булдыру өстендә эшләвебезне көтәбез, диде Мэри Дэвис, хәзерге дөньяны инклюзиврак, кабул итүчәнрәк итү мөһим.
Мэри Дэвис Рөстәм Миңнехановка спорт дөньясын тоташтыручы символ буларак туп тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елгы Бөтендөнья кышкы Олимпиада уеннары Казанда 2023 елның гыйнварында узачак. Уеннарның спорт программасына 7 спорт төре буенча ярышлар кертелгән: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар чаналарында узышу. Ярышларда 100 илдән 1900дән артык интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган атлет һәм юнифайд-партнерлар катнашачак.
Белешмә өчен:
Махсус Олимпиада турында. 1968 елда нигез салынган махсус Олимпиада интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләрне дискриминацияләүне туктатуга юнәлдерелгән халыкара хәрәкәт булып тора. Без барлык кешеләрне дә спортны үстерү һәм мәгариф, сәламәтлек саклау һәм лидерлык өлкәсендә программалар эшләү ярдәмендә инклюзия яклы, диләр алар. Махсус Олимпия хәрәкәте ел саен Олимпия спортының 30дан артык төрендә 100 меңнән артык уен һәм ярышлар оештыра, һәм 6 миллионнан артык спортчы һәм юнифайд-партнерны, шулай ук 190тан артык ил һәм территорияләрдә миллионнан артык тренер һәм волонтерны берләштерә.
Бөтендөнья Махсус Олимпия уеннары һәр ике ел саен, чиратлашып җәйге һәм кышкы чорда уздырыла һәм бөтен дөнья буйлап ESPN компаниясе тарафыннан трансляцияләнә, ул теле- һәм радиотапшырулар буенча махсус олимпия хәрәкәтенең рәсми партнеры булып тора. Алдагы Бөтендөнья кышкы уеннары 2017 елда Австриядә узган иде.
Россиянең Махсус Олимпиадасы турында. Россиянең махсус олимпиадасына 1999 елда нигез салынган һәм Бөтендөнья хәрәкәтендә иң зур илкүләм программаларның берсе булып тора. Россиядә физик культура белән шөгыльләнә торган 130 меңгә якын кеше исәпләнә, алар өчен ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча муниципаль, төбәк һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге 5 меңгә якын физкультура чарасы үткәрелә. Хәзерге вакытта Россиянең 62 төбәгендә төбәк бүлекләре эшли. Россия спортчылары ел саен Махсус Олимпиада программасы буенча халыкара турнирларда катнаша, аларда алдынгы позицияләрне били.
Махсус Олимпиада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен Олимпия тибындагы спорт төрләре буенча ел әйләнәсе спорт әзерлеген тәэмин итә. Инде хәзер үк бөтен Россия буенча Махсус Олимпиадада катнашучыларның тренировкалары үткәрелә (сайт: https://specialolympics.ru/programs.