Рөстәм Миңнеханов: Татарстан БДИдә 100 баллы нәтиҗәләр буенча Россиянең иң яхшы биш төбәге арасына керә

05.10.2021

Татарстанда мәгариф системасы бай тарихка ия һәм үз эченә Европаның, илебезнең һәм милли гореф-гадәтләрне берләштерә. Без прогресс өчен ачык һәм киләчәккә ышанычлы карыйбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара укытучылар көненә багышланган чарада хәбәр итте. Тантана «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан) узды.

«Инфраструктураны үстерү һәм кадрлар потенциалын ныгыту безгә югары белем бирү сыйфатын, аның дәвамчанлыгын һәм эзлеклелеген тәэмин итәргә ярдәм итә. Педагогларның профессиональлеге һәм осталыгы аркасында быел БДИда  100 баллы 257нәтиҗә булды, бу узган ел белән чагыштырганда 18гә күбрәк. Әлеге күрсәткеч буенча республика Россия Федерациясенең иң яхшы 5 төбәге арасына керә. 11 чыгарылыш сыйныф укучысы ике фән буенча 100 балл алды. 9 ел дәвамында без Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы нәтиҗәләре буенча призерлар арасына керәбез, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышып барабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, республика халыкара олимпиадаларда да ил данын лаеклы яклый.

Татарстан җыелма командасы WorldSkills Russia 9 нчы илкүләм чемпионаты финалында 1 нче урынны яулады.

«Без укучыларыбызның һәм укытучыларыбызның, барлык педагоглар коллективларының казанышлары белән горурланабыз. Татарстан Хөкүмәте педагогик хезмәтнең статусын һәм абруен күтәрү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Сезнең хезмәтегезне стимуллаштыруга һәм мәктәпләргә яшь белгечләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырыла», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Азакта Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелеге педагогларның югары сыйфатлы белем бирүне тәэмин итүдәге казанышларын, аларның республиканың социаль һәм икътисадый хәрәкәтенә керткән өлешләрен югары бәяли. «Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм яхшы кәеф телим», - диде Татарстан Президенты республика укытучыларына.

Аннары мәгариф тармагының алдынгы вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.