Рөстәм Миңнеханов РФ ФС Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты каршындагы Экспертлар советы әгъзасы В.В. Самойлов белән очрашты

05.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ ФС Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты каршындагы Экспертлар советы әгъзасы В.В. Самойлов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева катнашты.

Мәдәният, мәгариф өлкәсендә мөнәсәбәтләрне үстерү һәм кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.