Рөстәм Миңнеханов Көньяк Моравия крае гейтманы Ян Гролих белән видеоконференция режимында очрашты

05.10.2021

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көньяк Моравия крае гейтманы Ян Гролих белән очрашты.

Очрашу видеоконференция режимында узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый очрашуларның форматы гадәти күренешкә әверелде, һәм барыбыз да яңа шартларда эшләргә өйрәндек.

Ышанам ки, бүгенге аралашу хезмәттәшлекне киңәйтүгә ярдәм итәчәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан делегациясенең 2019 елда «Данафлекс» компаниясе заводын ачу тантанасында, Россия Федерациясе һәм Чехия Республикасы арасында икътисадый, фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышында катнашу өчен Чехиягә визиты өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге көндә эшлекле элемтәләрне саклап калу һәм ныгыту мөһим бурыч булып тора. Безнең бурыч – бизнеска дөрес сигнал бирү, диде ул һәм уртак проектларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Кызганычка каршы, узган ел безнең товар әйләнеше сизелерлек кимеде, диде Татарстан Президенты, әмма быел беренче яртыеллык инде үсеш күрсәтә.

Безнең хезмәттәшлек өчен һәрвакыт шартлар булды һәм бар, шул исәптән төбәкара дәрәҗәдә – Татарстан белән Чехиянең Көньяк Моравия крае арасында уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен яхшы механизмнар булдырылган. Чехия компанияләре Татарстанда уңышлы эшли, даими рәвештә эшлекле даирәләр очрашып тора.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда декабрь башында Машина төзелеше ярминкәсе («Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан») күргәзмәсе  кысаларында эшче төркем утырышын уздырырыга әзербез. Ул Көньяк Моравия крае делегациясен әлеге чарада катнашырга чакырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.