Рөстәм Миңнеханов "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКБО генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашты

06.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО генераль директоры Светлана Чупшева инвестицион климатны яхшырту һәм эшкуарлыкка ярдәм итү өлкәсендә алга таба адымнар турында фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртик, Светлана Чупшева Казанга эш визиты белән килде – ул Татарстан Республикасы икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнаша.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.