Яңалыклар

27.10.2021

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин “Диңгез приборлары төзү корпорациясе” АҖ генераль директоры Леонид Стругов белән очрашты. Очрашу кысаларында Татарстан Хөкүмәте һәм корпорция арасында фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Шулай ук очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.

27.10.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика вәкилләре - EuroSkills Graz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында җиңүчеләр, призерлар һәм экспертлар белән очрашты. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

27.10.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсенең «Идел буе» чик буе контроле отрядының «Казан-Аэропорт» контроль-үткәрү пунктының яңа башлыгы Андрей Воронцовны тәкъдим иттеләр. 

26.10.2021

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖдә булды.

Ул предприятие музеен, «Туполев» ГАҖ тарихы һәм төп чорлары турында сөйләүче экспозицияне карады.

Рөстәм Миңнеханов мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.

26.10.2021

Татарстанда QR-кодлар кертелү сәбәпле күп функцияле үзәкләргә (КФҮ) килүчеләр саны 30%ка арткан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР да  КФҮ директоры Ленара Мозафарова хәбәр итте.

25.10.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов электрон коммерция һәм интеграцияләнгән хезмәтләр буенча Бөтенроссия конференциясендә чыгыш ясады. Чара «Казань Экспо» мәйданчыгында узды.

25.10.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара аэропорты территориясендә «Волга-Днепр» компанияләр төркеменең йөк самолетларын карады.

25.10.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышында катнашты.

Утырыш ТР Дәүләт Советы бинасында узды. Президиум карары нигезендә, егерме алтынчы утырышның көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 9 республика һәм дүрт Федераль закон проекты. 

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә-2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты.

25.10.2021

Иннополис университеты “Фән һәм университетлар” илкүләм проектының “Киңкүләм фәнни һәм фәнни-технологик проектларны өстенлекле тикшеренү юнәлешләре буенча үстерү” федераль проекты кысаларында РФ Фән һәм мәгариф министрлыгы конкурсында лидер булды һәм Технологияләр трансфер үзәген ачарга 90 млн сумнан артык субсидия отты.

Яңа үзәк фәнни оешмалар һәм университетларның интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен коммерцияләштерү белән шөгыльләнәчәк.

23.10.2021

Республиканы сөт терлекчелегендә цифрлаштыруның нәтиҗәлелеге турында ТР хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Битләр: << 551 552 553 554 ( 555 ) 556 557 558 559 560 >>