Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы вице-премьеры – туризм һәм спорт министры Азиз Абдухакимов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда зур спорт чаралары уза: БДБ илләренең Беренче уеннары һәм «Россия – спорт державасы» халыкара форумы.
Бу көннәрдә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында “Россия – спорт державасы” халыкара спорт форумы уза. Аның кысаларында “Хәзерге заман спорты. Инновацияләр һәм перспективалар” күргәзмәсе оештырылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара компьютер спорты федерациясе генераль секретаре, идарә әгъзасы Бобан Тотовски белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «Россия – спорт державасы» форумы кысаларында уз
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «Россия – спорт державасы» форумы кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Евгений Зиничевның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Ул хатыны Наталия Зиничевага телеграмма юллады.
Профессиональ һәм массакүләм спортны үстерү - республикасының сәламәт яшәү рәвешенең аерылгысыз өлеше һәм өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия – спорт державасы» форумының пленар утырышында хәбәр итте.
Бүген Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ФИНА президенты Хөсәен Әл Мусәлләмм белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «Россия – спорт державасы» форумы кысаларында узды.
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – спорт державасы» халыкара форумы кысаларында Россиянең 12 төбәгендә 15 заманча спорт объекты ачылды. Барлык объектлар да «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзелгән.
Тантана телекүпер режимында узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Спорт министры Олег Матыцин катнашты.
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумы эшли башлады. Форум кырларында «Хәзерге заман спорты. Инновацияләр һәм перспективалар» күргәзмәсе оештырылган. Экспозиция белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин һәм ФИНА президенты Хөсәен Әл Мусәлләм танышты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин финанс системасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.