Рөстәм Миңнехановка «Казан-Аэропорт» КҮПның яңа башлыгын тәкъдим иттеләр

27.10.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсенең «Идел буе» чик буе контроле отрядының «Казан-Аэропорт» контроль-үткәрү пунктының яңа башлыгы Андрей Воронцовны тәкъдим иттеләр. 

Бу вазифада Андрей Воронцов «Казан-Аэропорт» КҮПын 2016 елдан җитәкләгән Андрей Афанасьевны алыштырды. 

Андрей Юрьевич Воронцов 1989 елда Белоруссия ССРның Быхов шәһәрендә туган. 2011 елда Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Калининград чик буе институтын тәмамлый. Элек Саратов, Ульяновск һәм Түбән Новгород өлкәләрендә төрле хәрби вазыйфаларда хезмәт иткән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.