Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Туполев» ГАҖдә булды

26.10.2021

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖдә булды.

Ул предприятие музеен, «Туполев» ГАҖ тарихы һәм төп чорлары турында сөйләүче экспозицияне карады.

Рөстәм Миңнеханов мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.

Моннан тыш, музей зонасында бүген Рөстәм Миңнеханов катнашында Михаил Шидловскийга истәлек тактасы ачылды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар предприятиенең төп җитештерү корпуслары белән таныштылар, шул исәптән хәзерге вакытта ремонт, модернизация процессында торучылар белән дә.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук макет цехы эше турында сөйләделәр, анда «Туполев» ГАҖ самолетларының тулы үлчәмле макетларын җыю бара.

«Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев предприятиенең оештыру структурасы турында сөйләде, шулай ук эшчәнлек һәм идарә итүгә кагылышлы башка мәсьәләләр дә күтәрелде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.