Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика вәкилләре - EuroSkills Graz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында җиңүчеләр, призерлар һәм экспертлар белән очрашты. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
Сентябрьдә узган EuroSkills Graz чемпионатында Россия, Европаның 30 илен узып, беренче гомумкоманда урынын яулады. Татарстан конкурсантлары илнең җыелма командасы җиңүенә зур өлеш кертте. ТР Президенты республика медальләр саны буенча, Мәскәүне дә узып, Россия төбәкләре арасында беренче урынга чыкты, дип игътибар итте. Татарстан белгечләре барлыгы 7 алтын, 4 көмеш, 3 бронза медаль һәм 2 медаль яуладылар.
«Моннан тыш, безнең егетләр Эльдар Сейдаметов һәм Владислав Дюбанов - „Мобиль робототехника“ компетенциясе буенча илкүләм җыелма командада катнашучылар - Европа беренчелегенең югары бүләгенә лаек булдылар. Шулай ук бүген безнең белән „WorldSkills“ Евразия чемпионатында Һава Гагиева "Мода технологияләре“ компетенциясе буенча җиңүче», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, бу җиңүләр - конкурсантларның, тренерларның, укытучыларның, халыкара экспертларның һәм "WorldSkills" агентлыгының зур уртак эше нәтиҗәсе.
«Барлык конкурсантлар да искиткеч профессиональ һәм конкурста катнашу тәҗрибәсе алдылар. Бу - сезнең алдагы карьерагызда бәхәссез өстенлек. Ышанам ки, алынган белемнәр һәм күнекмәләр җитештерү мәсьәләләрен хәл иткәндә файдалы булыр, шулай ук сезнең яшь конкурсант-хезмәттәшләрегез өчен үрнәк булыр, - диде Татарстан Республикасы Президенты чарада катнашучыларга. - EuroSkills 2021дә җиңүегез - чемпионат хәрәкәтендә югары планка. Аны уртак көч белән саклап калу мөһим».
Профильле министрларга һәм җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов мондый кадрларга республикада ихтыяҗ булырга тиешлеген ассызыклады һәм бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга кушты.
WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты үзеннән соң бик зур мирас калдырды, шул исәптән, дөньякүләм һөнәри осталык стандартларын исәпкә алып, эшче кадрлар әзерләү өчен махсус җиһазлар һәм инвентарь. Шулай ук Татарстан башкаласында WorldSkills технологияләренең бөтенроссия үзәген булдыру планлаштырыла.
"Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)" АКБО генераль директоры Роберт Уразов, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка әлеге хәрәкәткә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов конкурсантларга һәм экспертларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.