Рөстәм Миңнеханов «Волга-Днепр» ДК йөк самолетларын карады

25.10.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара аэропорты территориясендә «Волга-Днепр» компанияләр төркеменең йөк самолетларын карады.

Йөк бортлары стоянкасында Боинг - 737, Боинг - 747 һәм Ан-124 «Руслан» һава суднолары тәкъдим ителде. ТР Президенты самолетларның техник характеристикалары белән танышты, шулай ук алардан йөкләрне бушатуны күзәтте. 

«МАКС-2021» авиасалоны кырларында имзаланган килешү кысаларында Татарстан «Волга-Днепр» ДК белән хезмәттәшлек итә. Документ нигезендә «Волга-Днепр» "Казан" аэропортын Россия Федерациясе территориясендә аэропортларның берсе буларак транзит һәм коммерция рейсларын башкару өчен куллана.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.