Татарстан Республикасының ситуация үзәкләре системасы проектын гамәлгә кертү турында бүген Татарстан Премьер министры Алексей Песошин губернаторның “түгәрәк өстәл”е барышында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Huawei компаниясенең Евразия төбәге вәкиллеге президенты Дэниэл Чжоу алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Очрашу Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы кысаларында узды («Казан Экспо» мәйданчыгында).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Fort Ross Ventures фондына нигез салучы Виктор Орловский белән очрашты.
Очрашу Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы чаралары кысаларында узды («Казан Экспо» мәйданчыгында).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Позитив Текнолоджиз» АҖ компаниясенә нигез салучы Юрий Максимов киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу «Казан Экспо» мәйданчыгында - Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы чаралары кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Coca-Cola HBC AG башкарма директоры Зоран Богданович белән очрашты.
Очрашу Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы чаралары кысаларында узды («Казан Экспо» мәйданчыгында).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы делегациясе вәкилләре һәм Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Семашко белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Икътисадның конкурентлык сәләтен үстерү факторы буларак, сәнәгатьне цифрлаштыру» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында катнаша.
Утырыш «Казан-Экспо» мәйданчыгында узды. Утырышның онлайн трансляциясе оештырылган (Татарстан рәсми сайты) www.tatarstan.ru.
Татарстанның ИТ-индустриясендә якынча 3 мең компания һәм 40 меңнән артык белгеч бар. Сколково рейтингы буенча республика Россия төбәкләре арасында цифрлаштыру буенча 1 нче урында тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week – 2021 халыкара форумының пленар утырышында хәбәр итте. Чара «Казан Экспо " мәйданчыгында узды. Утырыш эшендә Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максим Шадаев катнашты.
Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ике округ буенча өстәмә сайлауларның якынча нәтиҗәләрен хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев Kazan Digital Week 2021 халыкара форумын ачуда катнаштылар. Чара 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак.
Форумның төп максаты – цифрлы трансформация технологияләрен, продуктларын һәм хезмәтләрен эшләүчеләрнең һәм кулланучыларның фәнни, техник һәм коммерция коммуникациясенең еллык мәйданчыгын формалаштыру.