ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Цифрлы системалар Татарстанның сөт җитештерүче 129 хуҗалыгында кулланыла

23.10.2021

Республиканы сөт терлекчелегендә цифрлаштыруның нәтиҗәлелеге турында ТР хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә цифрлы системалар 129 хуҗалыкта кулланыла, аларда 140 мең сыер исәпләнә. Бу хуҗалыкларда 70% сөт җитештерелә. Сөт сатудан кергән өстәмә табыш 1 млрд сум тәшкил иткән.

Терлекчелектә заманча алымнарны популярлаштыру өчен агымдагы елның апрель һәм сентябрь айларында 10 зональ семинар-киңәшмәләр уздырылды.

Аларда сөт терлекчелеген цифрлаштыру мәсьәләләре каралды. Районнарның алдынгы тәҗрибәләре тәкъдим ителде. Әтнә районында 100% хуҗалык программалы продуктлар белән эшли. Саба районында 75% хуҗалыкта цифрлы программалар кулланыла.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республика хуҗалыкларында 100 робот-сыер савучы һәм 150 югары җитештерүчәнле сыер саву заллары эшли, анда 91 мең сыер исәпләнә яисә савым сыер көтүенең 44%ы.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.