Яңалыклар

21.09.2021

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Татарстан Республикасы Дәүләт Советына ике округ буенча өстәмә сайлауларның якынча нәтиҗәләрен хәбәр итте.

21.09.2021

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев Kazan Digital Week 2021 халыкара форумын ачуда катнаштылар. Чара 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак.

Форумның төп максаты – цифрлы трансформация технологияләрен, продуктларын һәм хезмәтләрен эшләүчеләрнең һәм кулланучыларның фәнни, техник һәм коммерция коммуникациясенең еллык мәйданчыгын формалаштыру.

21.09.2021

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында WorldSkills – DigitalSkills 2021 стандартлары буенча мәгълүмати технологияләр өлкәсендә III тармак чемпионаты ачылды. Тантаналы чарада Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

20.09.2021

Иртәгә, 21 сентябрьдә, «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week 2021 халыкара форумы кысаларында чаралар узачак.

Форумның пленар утырышы төп вакыйга булачак. РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максим Шадаев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

20.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь дәүләт университетындагы фаҗигале вакыйгалар уңаеннан Пермь крае Губернаторы Дмитрий Махонинга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

20.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов та катнашты.

19.09.2021

Бүген, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына  депутатлар сайлауда тавыш бирүнең финал көнендә, «Ак Барс Арена» стадионы янында бәйрәм концерты булды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин да булдылар.

19.09.2021

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федераиясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

18.09.2021

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

18.09.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин көзге-кышкы чорга әзерлек кысаларында контроль чаралар турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 551 552 553 ( 554 ) 555 556 557 558 559 560 >>