Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Интернет-сәүдәнең көчле үсешен күрсәтә

25.10.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов электрон коммерция һәм интеграцияләнгән хезмәтләр буенча Бөтенроссия конференциясендә чыгыш ясады. Чара «Казань Экспо» мәйданчыгында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Татарстан электрон сәүдә базарының үсеш темпларын күрсәтә, ул Идел буе федераль округында һәм тулаем Россиядә уртача күрсәткечләрдән алда бара. 9 ай эчендә Татарстан сатучыларының маркетплейсларда саны 5 тапкыр арткан.

"Республика электрон сәүдә базарының алдынгы уенчыларын җәлеп итү сәясәтен эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра. "Яшел Үзән" паркы территориясендә "Вайлдберриз" һәм "Озон" бүлү үзәкләре төзелде. Моннан тыш, Зеленодольск районында Татарстанның "Казан Экспресс" маркетплейсы тиз үсеш ала башлый, ул илнең иң эре маркетейслар бишлегенә керә инде", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республикада берничә эре инфраструктур проект гамәлгә ашырыла. Зөя мультимодаль үзәге өч төр транспорт: су, автомобиль һәм тимер юл транспорты йөкләрен эшкәртергә әзер. Комплекс федераль транспорт магистральләренә чыгу мөмкинлегенә ия. Шулай ук бүген «Казан» халыкара аэропортын 2050 елга кадәр үстерү мастер-планын эшләү бара.

Республика өчен тагын бер мөһим юнәлеш - трансчикләр аша Интернет-сәүдә. Узган ел Татарстан аерым ирекле икътисадый зона булдыру юлы белән бонд зоналарын оештыру буенча эксперимент башланган төбәкләр арасына керде. "Безнең территориядә бонд зонасы барлыкка килү Россия һәм халыкара дәрәҗәләрдә сәүдә үсешенең өстәмә катализаторы булачак", - дип өстәде Татарстан Президенты.

Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, Татарстанда электрон коммерция һәм интеграцияләнгән хезмәтләр буенча Бөтенроссия конференциясен уздыру республиканың eCom өлкәсендә алдынгы позицияләрне ныгытырга омтылуын тагын бер кат күрсәтте.

Конференциядә Россия, Швейцария, Дания, АКШ, Төркия, Кытай, Казахстан, шулай ук Россиянең 8 регионыннан тышкы сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнүче предприятиеләрдән 220 дән артык вәкил катнаша.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.