Татарстанда 11 айда терлекчелек эше йомгаклары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Треьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, терлекчелек акчалата керемнең көндәлек чыганагы булып тора. Агымдагы елның 11 аенда авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 113 млрд. сумнан артык акча алынган (ягъни 2020 елга карата 103%). Шуларның 70% ы – 78 млрд. сумы терлекчелеккә туры килә, узган елга карата 16%ка үсеш. Шул исәптән сөт сатудан – 30 млрд. сумнан артык (109%), терлек һәм кош-корт – 42 млрд. сум (120%), йомырка сатудан – 5,4 млрд. сум (136%).
Бу чорда 1 млн. 316 мең тонна сөт савылган, бу 2020 ел дәрәҗәсенә карата 102% тәшкил итә.
377 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән, бу узган ел дәрәҗәсендә. 1 млрд. данәдән артык йомырка җитештерелгән, үсеш 4%.
Терлекчелек продукциясенең тулаем бәясе Тәтеш, Саба, Мамадыш районнарында яхшы – 7-15%тан 15%ка кадәр. 3тән 5%ка кадәр – Әтнә, Буа, Балтач районнары.
Шул ук вакытта Сарман, Балык Бистәсе, Ютазы, Чүпрәле, Апас районнары җитештерү күләмнәрен шактый киметкән.
Министр хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында кош-кортлар саны 2%ка арткан.
Мөгезле эре терлекләрнең баш саны буенча хәл киеренке кала. 656 мең баш терлек бар, 2020 елга карата 5%ка кимегән.
Республика буенча терлекчелек продукциясе җитештерүнең уңай динамикасына карамастан, кайбер районнар мөгезле эре терлекләр санын киметүне дәвам итәләр.
"Безнең өчен сөт терлекчелектә өстенлекле юнәлеш булып кала бирә, - диде Марат Җәббаров. - Ел башыннан авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 1 млн. 316 мең тонна сөт савылган, үсеш. 2% Сөт буенча яхшы динамикалы һәм җитештерүне киметүче районнар да бар".
Авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә 11 айда 239 мең бозау алынган, бу узган елга карата 97%. 291 мең баш сыер һәм тана каплатылган, бу – 99%.
Агымдагы елда терлекчелек тармагына дәүләт ярдәме күрсәтелгән, декабрьдә Россия Федерациясе бюджетыннан терлек азыгы сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга 721 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән, республика бюджетыннан сатылган 1 литр сөт өчен 500 млн. сум бүлеп бирелгән.
Бүгенге көндә субсидия алучыларның барлык реестрлары формалаштырылган, һәм ел ахырына кадәр 1,2 млрд. сум республика авыл хуҗалыгы формированиеләре счетларына җибәреләчәк.
Марат Җәббаров искә төшергәнчә, Россия Федерациясендә хайваннарның йогышлы авырулары буенча киеренке вәзгыять саклана. Ел башыннан бирле Россиядә 260 Африка дуңгыз чумасы чыганагы теркәлгән.
Шул исәптән Идел буе федераль округы субъектларында: Түбән Новгород, Саратов, Самара һәм Пенза өлкәләрендә, Марий Эл Республикасында, Чуаш Республикасында.
57 югары тиз йогучан кош гриппы учагы ачыкланган. Шул исәптән Идел буе федераль округында, Киров, Саратов, Самара, Оренбург өлкәләрендә, Удмурт Республикасында, Башкортстанда һәм Татарстанда.
Терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләренә, муниципаль районнар башлыкларына, Баш ветеринария идарәсенә, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсе белән килештереп, әлеге авыруларны профилактикалау буенча барлык чаралар комплексын үтәүне тәэмин итәргә кирәк.
Декабрь башында муниципаль районнар терлекчелек тармагын үстерү буенча «юл карталарын» тәкъдим иттеләр, алар нигезендә билгеләнгән планнарны үтәү перспективалары эшләнәчәк, диде Марат Җәббаров.