Рөстәм Миңнеханов Сенегал Милли олимпия комитеты президенты белән очрашты

13.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегал Республикасы Милли олимпия комитеты президенты, Сенегал Президенты киңәшчесе Мамаду Дьян Ндьяй белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынулары өчен Сенегал җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Без Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез. Сенегал делегациясенең Татарстанга визиты үзара хезмәттәшлек өчен яхшы нигез була ала дип саныйбыз», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Татарстанга визиты кысаларында Сенегал Милли олимпия комитеты президенты республиканың спортны үстерү һәм эре спорт чараларын оештыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышырга планлаштыра. 2026 елда Сенегал үзендә Яшүсмерләр Олимпия уеннарын кабул итә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы елларда Татарстанда 2013 елгы Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты-2015 кебек халыкара проектлар уңышлы гамәлгә ашырылды. 2018 елда Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узды. Якындагы елларда Татарстан тагын берничә дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерләнә, шул исәптән кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты һәм 2022 елда волейбол буенча дөнья чемпионаты уеннарын.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан – илдә спорт лидерларының берсе. Республикада спортның 123 төре үсә, шуларның 29ы – Олимпия уеннары. Спорт инфраструктурасына зур игътибар бирелә. Бүген Татарстанда 11 меңнән артык спорт корылмасы бар.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, спорт Татарстан һәм Сенегал хезмәттәшлек итә алырлык бердәнбер юнәлеш түгел. Ул сәүдә-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлекне активрак үстерергә тәкъдим итте.

Мамаду Дьян Ндьяй, үз чиратында, Татарстан Президентына Сенегал делегациясенең Казанга визитын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Татарстанның спорт чараларын уздыруда зур тәҗрибәсе Сенегал өчен бик файдалы булачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.