Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча төп чаралар планы расланды

13.12.2021

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек өчен 71 чара үткәрү планы расланды. Эш Россия Президенты күрсәтмәсен үтәү йөзеннән алып барыла, ул быел язын бирелде. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белдерде.

РФ Вице-премьеры җәй көне оештыру комитетының беренче утырышында әзерлекнең төп юнәлешләре билгеләнүен искәртте. Хәзер конкрет эш планы расланды.

Марат Хөснуллин ассызыклаганча, ил Президенты безнең байлыгыбыз булган конфессияара тынычлык традицияләрен саклауның мөһимлеген берничә тапкыр билгеләп үтте. Төбәктә берничә фәнни, мәдәни һәм агарту чарасы уздырылачак, алар Идел буе Болгары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең тарихи үткәнендә генә түгел, ә безнең көннәрдә дә кешеләрне берләштерү өчен әһәмиятен күрсәтергә, шулай ук Россиянең ислам дөньясында абруен һәм имиджын ныгыту юлының уникальлеген ассызыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Вице-премьер Казанда бу бәйрәмне уздыру уңаеннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел исемендәге Җәмигъ мәчете комплексын төзү мәсьәләсе буенча эш алып барылуы турында сөйләде. Планга Татарстан башкаласында төрле китапханәләр һәм фәнни учреждениеләр фондларында саклана торган Ислам кулъязма чыганакларын саклау, өйрәнү, популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү буенча фәнни үзәк төзү кертелгән. Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, үзгәрешләр башка төбәкләргә дә кагылачак. Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, үзгәрешләр башка төбәкләргә дә кагылачак. Планга шулай ук Ульяновск өлкәсендә, Түбән Новгородта, Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә узачак чаралар кертелгән.

Төзелеш рәвешендәге үзгәртеп корулардан тыш, бәйрәм итүгә әзерлек буенча чаралар планы фәнни форумнар, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар оештыруны, шулай ук күргәзмәләр, конкурслар үткәрүне һәм басма һәм видеопродукция җитештерүне үз эченә ала.

«Идел буе Болгары тарихы Россия тарихының һәм илебездә яшәүче халыкларның аерылгысыз өлеше булып тора. Тантаналы датага әзерлек кысаларында шактый эш башкарылды. Чаралар планы күп кенә актуаль мәсьәләләргә кагыла. Планлаштырылган чараларның кайберләре гомумфедераль әһәмияткә генә түгел, ә халыкара әһәмияткә дә ия. Алар арасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге катнашында "Россия – Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме утырышы, "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit" халыкара икътисадый саммиты. Казанда узачак ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе кысаларында Россия мөселманнарының бай дини мирасы потенциалын ачу, ислам дөньясында илнең имиджын һәм абруен күтәрү чаралары хезмәт итәчәк. Болар барысы да дөнья җәмәгатьчелегенә Россиянең цивилизацияле үсешенең уникальлеген, Көнчыгыш һәм Көнбатыш культураларының тыгыз үрелеп баруын, гармонияле диниара бәйләнешне күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк", - дип шәрехләде планны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Марат Хөснуллин, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүнең мондый югары дәрәҗәсе милләтара тынычлыкны саклап калуга Ислам керткән өлешенең әһәмиятен, шулай ук Россиядә диниара хезмәттәшлекне үстерүнең гармониялелеген күрсәтергә тиеш, дип өстәде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.