Бүген «Иннополис» МИЗ Күзәтчеләр советының чираттагы утырышында 15 яңа партнер-компания һәм резидент каралды.
«Иннополис» МИЗ Күзәтчеләр советы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бүген утырыш Лобачевский технопаркында уза. Ул ассызыклаганча, «Иннополис» махсус икътисадый зонасы актив үсә, биредә инде 120 резидент бар. Федераль Хөкүмәт, юнәлеш министрлыгы МИЗга зур ярдәм күрсәтә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, Иннополис Университеты шулай ук фәнни һәм тикшеренү эшчәнлеге алып бара. Күптән түгел биредә «Цифрлы алга китеш» бөтенроссия конкурсының финалы булды.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Күзәтчеләр советы утырышында 10 партнер-компания каралачак, алар арасында фондлар да бар, 5 компания – потенциаль резидент.
Күзәтчеләр советы әгъзалары компанияләрдән техник-гамәлгә кертү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен гаризалар карадылар.
«ОПТИМУС» ҖЧҖ Лаеш районында «Иннополис» МИЗда гамәлгә ашырылачак үз проектын тәкъдим итте. Бу – дәвалау-профилактика учреждениеләрендә һәм медицина лабораторияләрендә склад процессларын тәртипкә салырга мөмкинлек бирүче бердәм комплекс.
«ОРЛАН Диджитал» ИТ-компаниясе технопаркта төзелеш базарын цифрлаштыру проектын үстерү белән шөгыльләнәчәк. Цифрлы платформа төзелеш базарында сатып алулар һәм финанслар өлкәсендә эшләүче компанияләргә, үз товарларын һәм хезмәтләрен тормышка ашыру, тәэмин итү, смарт-контрактлар, электрон документлар әйләнеше өчен инструментлар комплексын тәкъдим итәчәк.
«МОНЕТА ЛАБС» компаниясе белгечләре кредит оешмалары, кибетләр өчен түләү методлары агрегаторлары һәм финтех өлкәсендә зур булмаган һәм урта компанияләр өчен заманча биллинг платформасы белән автоматлаштырылган системаны үстерәчәкләр.
«Джетс» компаниясе – «Джошкуноз Холдинг» АҖ Төркия компанияләре төркеменең кече компаниясе – Россия автомобиль сәнәгате өчен инженер һәм технологик хәл ителешләр өлкәсендә эшчәнлекне алып бару буенча оештыру эшләре алып барачак.
«Медитека Диджитал» ҖЧҖ медицинада автоматлаштыру, идарә итү һәм аутсорсинг белән шөгыльләнә. Иннополиста компания медицина һәм шифаханә-дәвалау учреждениеләре өчен CRM системасын эшләргә планлаштыра.
Проектлар Күзәтчеләр советы әгъзалары тарафыннан хупланды.
Барлык проектлар да безнең өчен бик мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул проектларга һәртөрле ярдәм күрсәтүне сорады.
Яңа ИТ-проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 7,4 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Иннополис» МИЗ динамик рәвештә үсә, һәм 2021 елда 100 дән артык компания артты, дип билгеләп үтте. «Бүген биредә 288 компания эшли, аларның III квартал нәтиҗәләре буенча Кереме 32,5 млрд.сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 1 млрд. сумга диярлек күбрәк», - диде Роман Шәйхетдинов.