Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты.
Моңарчы Татарстан Республикасы Президенты автомобильләргә газ салу буенча 10 яңа өстәмә компрессор станциясен эшләтеп җибәрүдә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисенә республика белән компания арасында урнашкан хезмәттәшлек һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр өчен рәхмәт белдерде. «Мин эшләгән дәвердә «Газпром» һәрвакыт республикага зур ярдәм күрсәтә. Безнең барлык проектлар, бигрәк тә эре сәнәгать предприятиеләре газсыз мөмкин түгел», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Алексей Миллер, үз чиратында, Татарстан һәрвакыт газлаштыру мәсьәләләрендә дә, түләүләр җыю өлкәсендә дә югары күрсәткечләр күрсәтә, дип искәртте. «Сез торак пунктларны тулысынча газлаштыруны һәм газ өчен түләүләрнең 100 процентын тәэмин иткән беренче төбәкләрнең берсе», - дип билгеләп үтте ул.
Очрашу барышында яклар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның этаплап газлаштырып бетерү турындагы йөкләмәсен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әйтик, Татарстанда 2021-2023 елларда 876 торак пунктта 9 мең 270 йортта газ кертергә тиеш. Бу эшне тизләтү өчен Рөстәм Миңнеханов Алексей Миллерга поселокара газүткәргечләр төзүгә ярдәм итү өлешендә мөрәҗәгать итте. «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе мөрәҗәгатьне хуплады һәм бу юнәлештә эшнең киләсе елдан башланачагын билгеләп үтте. Бәяләүләр буенча республикада барлыгы 18,2 мең газлаштырып бетерү таләп итә торган 903 торак пункттагы йорт милекчеләре бар.
Моннан тыш, очрашуда 85 км озынлыктагы Можга-Алабуга магистраль газүткәргеченең икенче өлешен төзү мөмкинлеге турында да сөйләштеләр. Биредә Түбән Кама, Чаллы һәм Алабуга зоналарының эре сәнәгать предприятиеләре тупланган. Бу территорияләрдә яңа эре производстволарны эшләтеп җибәрүне исәпкә алып, газны куллану якынча 2030 елга 22 млрд. куб. метрга кадәр җитәчәк. Проект «Газпром» ГАҖ җитәкчелеге тарафыннан хупланды. Алексей Миллер шулай ук әлеге территорияне үстерүнең мөһимлегенә игътибар итте. Проект эшләре 2022 елда башланырга тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты Алексей Миллерга барлык проектларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, «Газпром» ГАҖ Татарстан өчен һәрвакыт стратегик партнер булуын һәм булачагын билгеләп үтте.