Рөстәм Миңнеханов Иннополиста Лобачевский технопаркында булды

22.12.2021

Бүген Иннополиска эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лобачевский технопаркында булды.

Технопарк – Иннополис инфраструктурасының яңа объекты, биредә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче компанияләр, шулай ук стартаплар урнашкан.

Рөстәм Миңнехановка технопаркның тулылылыгы турында сөйләделәр һәм кыскача гына – арендатор компанияләр турында.

Иң зур мәйданнарны KazanExpress компаниясе били. Гомумән алганда, Лобачевский технопаркында 86% мәйдан арендаланган.

Технопарк сервислары 80нән 100 кв. м га кадәр офис бүлмәләрен, җир асты паркингын, сөйләшү бүлмәләрен, фудкорт һәм коворкинг (коворкинг "Сфера" 800 кв.м дан артык эш урынына) үз эченә ала.

Моннан тыш, Татарстан Президентына Иннополиста булган стартаплар турында сөйләделәр. Биредә барлыгы 130 стартап бар, шуларның 74е 2021 елда барлыкка килгән.

Барлык стартаплар да эксперт советы утырышларында карала (2021 елда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашында шундый 8 утырыш узган).

Тулаем алганда, Иннополис экосистемасы бирегә стартаплар килүгә, аларга ярдәм итүгә һәм уңышлы үсеш алуга юнәлгән. Бу, шул исәптән, коворкинг, партнерлардан грантлар, ИТ-кадрлар булу.

Иң мөһим юнәлешләрнең берсе – венчур килешүләр. Бүген тулаем Россия буенча венчур килешүләре үсеше билгеләп үтелде. 2020 елда алар якынча 21,9 млрд. сум булса, 2021 елның беренче яртысында – 74 млрд. сум, шул ук вакытта Иннополис өчен – 4,3 млрд. сум.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук KazanExpress компаниясе офисында да булды. Ул Лобачевский технопаркының үсешен уңай бәяләде һәм "Иннополис" махсус икътисадый зонасы яхшы темплар белән үсүен билгеләп үтте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.