Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде

21.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде.

Сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖдә берничә очрашу уздырачак.

Видеоэлемтә буенча Татарстан Президенты Татарстан территориясендә урнашкан 10 яңа АГНКСны файдалануга тапшыру тантанасында катнашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.